Әлмәт суды күрсәтмәне үтәмәгән өчен предприятиене җаваплылыкка тарткан

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

Торгызу эшләрен вакытында башкармаган өчен штрафка тартылган. ТР Әлмәт шәһәре суды юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.7 статьясындагы 1 өлеше буенча административ җәза билгеләү турында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының карарын үз көчендә калдырган. Әлмәт предприятиесенең  «Соловьевский» җир асты биләмәсендә эшчәнлек алып баруын искә төшерик. Оешма, казылма байлык чыгару эше белән беррәттән, зыян китерелгән җирләрне торгызырга  да тиеш булган, әмма бу юнәлештә бармакка бармак та сукмаган. Әлеге закон бозу очрагы өчен 400 мең сум күләмендә административ штраф күздә тотылган. Әмма Әлмәт шәһәр суды предприятиенең матди хәлен исәпкә алып, штраф күләмен 200 мең сумга  калдырган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International