ЭКОпредприятие: “ТатРИТЭКнефть” предприятиесендә иярчен нефть газын ничек утильләштерәләр?

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Закон моннан җиде ел элегрәк Россиядә нефть чыгаручы компанияләргә иярчен нефть газының 95%ын утильләштерүне йөкләгән иде. Нәтиҗәдә, чыннан да, атмосфера һавасына чыгарыла торган зарарлы матдәләр микъдары кимеде, ә нефть предприятиеләренә иярчен газдан файдалануның нәтиҗәлерәк яңа ысулларын эзләргә туры килде.

Россиянең 10 субъекты территориясендә углеводород чималын эзләү һәм чыгару өчен җир асты биләмәләреннән файдалану хокукы биргән лицензиягә ия булучы “РИТЭК” ҖЧҖ өчен иярчен нефть газын утильләштерү күләмен арттыру – төп стратегик бурычлардан берсе. “ТатРИТЭКнефть”, компаниянең территориаль җитештерү предприятиеләре арасыннан иң  беренчеләрдән булып, иярчен нефть газын утильләштерү күләмен 97,7%ка җиткергән.

Иярчен нефть газы предприятиенең нефть чыганакларында җир асты катламы басымын тиешле дәрәҗәдә тоту өчен катламнарга тутыру, газ электр станцияләрендә электр энергиясен эшләп чыгару һәм производствоның башка  ихтыяҗлары өчен кулланыла. Мәсәлән, Мельниковск, Енорусск, Кыязлы, Минзәлә, Луговое, Озерное, Мушакское нефть чыганакларында нефть эмульсиясен җылыту өчен иярчен нефть газында эшләүче җылыткыч мичләр урнаштырылган. Алар иярчен нефть газын яндырудан барлыкка килгән матдәләрне  атмосфера һавасына чыгармау мөмкинлеге бирә. Соңгы 10 ел эчендә “ТатРИТЭКнефть” объектларында әнә шундый 30 нефть җылыту миче булдырылып, эшләтелә башланган.

Минзәлә нефть чыганагында  түбән басымлы иярчен нефть газын әзерләп, җир асты катламнарына тутыру системасы эшләп килә. Биредә су-газ йогынтысы технологиясе гамәлгә кертелгән. Аның асылы иярчен нефть газын һәм иярчен суны аерым, алмаш-тилмәш, нефтьле катламнарга тутырудан гыйбарәт. Иярчен газ, кысылган халәттә, бер тутыру скважинасына тапшырыла, ә су насос станциясе аша башкасына китерелә.  Газ һәм су тутыру юнәлешләре аена бер тапкыр алыштырыла. Су-газ йогынтысы ярдәмендә бер үк вакытта өч максатка ирешелә: катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру, иярчен нефть газыннан файдалану күләмен арттыру, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү.

Тимирово нефть чыганагында иярчен нефть газы газ-турбина электр станциясен эшләтү өчен ягулык булып тора. Компания биредә экологик яктан чиста булган газ микротурбиналы генераторлар белән блоклы-комплеклы өч электр станциясен төзеп куйган. Иярчен нефть газын әзерләү электр станциясе янында “ОЗНА” җайланмасында сепарация ысулы нигезендә хәл ителә. Шул рәвешле газ-турбина электр станциясе берьюлы ике бурычны хәл итә: нефть чыгару җайланмасын электр энергиясе белән тәэмин итә һәм иярчен нефть газын утильләштерә.

“РИТЭК” Көнчыгыш-Анзирск нефть чыганагында өстәмә 5  АГП-350 газ-поршеньле генератор җайланмаларын урнаштырган. Шулар ярдәмендә иярчен нефть газын утильләштерү  таләп ителгән дәрәҗәгә – 95%ка җиткән. Шулай ук алар скважиналарны һәм Көнчыгыш-Анзирск чыганагының җыелма пунктын электр энергиясе белән тәэмин итүнең төп чыганагы булып тора. Газ-поршеньле электр станциясе тарафыннан эшләп чыгарыла торган электр энергиясе  2 508 мең кВтсәг (ихтыяҗның 90%ы)  тәшкил итә.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International