Актаныш районында җирле халыкның уяулыгы нәтиҗәсендә җир законын бозу факты ачыкланган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә “Кайнар линия” телефоны аша кунакханә комплексыннан җирлек рельефына ташландык суларның агып торуы турында хәбәр алынган. Экологлар әлеге участокны кичекмәстән тикшереп, туфрактан пробалар алган. Тикшерү нәтиҗәсендә 15 кв.м мәйданда химик матдәләр микъдарының рөхсәт ителгән чик күләмнән артып китүе ачыкланган. Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.6 статьясы (“Җирләрне бозу”) буенча 40 000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәза билгеләү турында карар чыгарылган.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте