ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары санитария икеайлыгы кысаларында Чирмешән районында табигатьне саклау законын бозуларны ачыклаган. Тикшерү барышында гражданнарның су объектына килеп-китеп йөрүен тәэмин итү шартларының үтәлмәве, тәгаенләп әйткәндә, Яурка елгасы яры буеның койма белән әйләндереп алынуы билгеләнгән. Экологлар шулай ук шифердан ясалган канализация юлының герметик булмавын, шуның аркасында җирлек рельефына ташландык суларның агып торуын күреп алган. Нәтиҗәдә физик затка карата түбәндәге статьялар буенча беркетмәләр төзелгән:
Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”),
Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.12.1статьясы (“Гражданнарның гомуми файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына иркенләп килеп йөрүен тәэмин итү шартларын үтәмәү”),
Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.1. статьясы (“Шәһәр төзелеше эшчәнлеген хәл иткәндә һәм предприятиеләрдән, корылмалардан һәм башка объектлардан файдаланганда экологик таләпләрне үтәмәү”). Гаепле физик зат бер ай вакыт эчендә закон бозуның аянычлы нәтиҗәләрен юкка чыгару буенча тиешле чаралар күрергә тиеш.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте