2 июньдә Тирән күлдә Сулыкларны халыкара чистарту көне уздырыла

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

2 июнь көнне 10:00 сәгатьтә теләгендә булган барча кешене  Сулыкларны халыкара чистарту көненә кушылырга чакырабыз.

Волонтерлар һәм ихтыярилар Глубокое күленең яр буе территориясен чистарткан арада ТР Су асты спорты федерациясе һәм Алексей Леонов исемендәге Рус географик җәмгыятенең су асты фәнни-тикшеренү отряды вәкилләре күл төбен тикшерәчәк.

Халыкара сулыкларны чистарту көне, Дайвинг-инструкторларның профессиональ ассоциациясе ярдәмендә, 1995 бирле үткәрелеп килә. Россиядә исә экологик акция 2003 елдан бирле июньнең беренче ял көннәрендә уздырылып, илнең барлык төбәкләрен колачлый. Татарстанда чараны оештыручы – “Рус географик җәмгыяте” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International