17 апрель көнне Алексеевск һәм Спас районнарында экология мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү була. Районнарда яшәүчеләр сорауларына ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов җавап бирәчәк.
Лениногорскида ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре шәһәр территориясенә рейд ясау барышында туфракта рөхсәт ителмәгән урыннарда калдыклар өемнәренә тап булган.
Түбән Каманың булачак экологлары – Балалар экология-биология үзәгенә йөрүче укучылар ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе махсус аналитик контрольлек инспекциясендә булды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министр Александр Шадриков рәислегендә ташландык суларны агызу чыганакларын автоматлаштырылган контрольлек системалары белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрелде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорск шәһәрендә Агадуллин урамында түбә алыштырганнан соң ташлап калдырылган төзелеш калдыкларына юлыккан.
Әлмәттә яшәүче берәү ташландык сулары торбасын су объектына сузган. Нәтиҗәдә пычрак сулар башта исемсез чишмәгә, шуннан соң шәһәр күленә агып торган.
“Бәллүр компас” премиясе сайтында халыкның интернет аша тавыш бирүе башланып китте. Илкүләм премиянең 2012 елдан тапшырылып килүен искә төшерик. Геогорафия, экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә абруйлы халыкара бүләк бу.
2019 елның 16 апрелендә Казан (Идел буе) федераль университетында “Case-in” Халыкара чемпионатының сайлап алу этабы үткәрелә. Чемпионат “Тау эше”, “Геология-разведка”, “Нефть-газ эше” һәм “Металлургия” юнәлешләре буенча белем алучы вузлар студентлары һәм аспирантлары өчен тәҗрибә юнәлешендәге мәгариф проекты булып тора.
Әлмәт шәһәре 34нче балалар бакчасында “Экояз 2019” кысаларында “Табигатькә күңел бир!” экологик квесты булып узды. Балалар чүпне аерып җыю, калдыкларны икенчел куллану күнекмәләрен үзләштерде, үсемлекләрне карарга-тәрбияләргә өйрәнде.
Минзәлә районы “БЕРЕЗКА” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар белән, битараф булмаган барча кешене өмәләрдә катнашырга өндәп, “ЭкоЯз – 2019” сантария икеайлыгы кысаларында флешмоб үткәрелде.