Чаллыда 50гә якын ихтыяри чүп-чар белән “көрәш”кә чыкты

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Узган ял көннәрендә Идел буе экологик компаниясе Мәләкәс елгасында Кыңгыраулы күпер янында буа чистарту акциясе оештырды. Акция Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе һәм “Чүп.бүтән.юк.Чаллы” экологик хәрәкәте ярдәмендә үткәрелде. 50гә якын кеше, тырма-көрәкләр, капчыклар белән “коралланып”, елганың яр буе тирәсен тәртипкә салды. 41нче мәктәпнең мәктәп яны лагере экосменасына йөрүче балаларның һәммәсе, Идел буе экологик компаниясе хезмәткәрләре һәм шәһәрдә яшәүче ваемле, мәнле кешеләр территорияне җыештырырга чыкты. Акциядә катнашучыларның тырышлыгы белән 40 капчык чүп җыелды, 100 метр чакрымда яр буе полосасы чистартылды. Чистартылган-җыештырылган урыннарда, чисталык саклауга өндәп, табличкалар урнаштырылды. Оештыручылар акцияне өмә генә түгел, бәлки мавыктыргыч вакыйгага да әйләндерергә тырышты. Акция азагында барча халык чүпне аеру буенча бию флешмобында катнашты, шулай ук чәй мәҗлесе үткәрелде, призлар булды. Иң активлар су өчен күп тапкыр кулланыла торган контейнерлар белән бүләкләнде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International