Менделеевта бер эшмәкәргә тиешсез урынга чүплек ясаган өчен 70 мең сумлык штраф яный

2019 елның 30 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре җир турында законны бозу очрагын ачыклаган. Менделеев шәһәрендә бер кафе территориясендә кәгазь, катыргы һәм полиэтилен пленкаларның – җитештерү һәм куллану калдыкларының җирдә аунап ятуы билгеләнгән. Хосусый эшмәкәргә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясындагы 3 өлеше (“Бу статьяның 1 өлешендә күздә тотылган, кешеләрнең сәламәтлегенә яки әйләнә-тирә мохиткә зыян салуга яки эпидемиягә яисә эпизоотиягә китергән гамәлләр (гамәл кылмау) – бу гамәлләр (гамәл кылмау) җинаятьчел гамәл булмаганда”) буенча административ беркетмә төзелгән. Закон бозучыга 70 мең сум күләмендә штраф яный.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International