Түбән Камада автомобильчеләр машиналарын су саклау зонасына куйган өчен штраф түлиячәк

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре Түбән Кама шәһәре территориясендә рейд тикшерүе барышында машиналарның Кама елгасының су саклау зонасына куелганлыгын күреп алган. “Су объектының яр буе тирәсендәге территорияләр су саклау зоналары булып тора. Аларда, суларның пычрануын, чүпләнүен, ләмләнүен һәм саегуын кисәтү, шулай ук су биологик ресурсларының һәм башка хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының яшәү мохитен саклап калу максатыннан чыгып, хуҗалык эшчәнлеге һәм башка эшчәнлекне хәл итүнең махсус режимы билгеләнә. Биредә су саклау зонасы 200 м тәшкил итә. Ягъни автомобильчеләр судан 200 метрдан кимрәк ераклыкта машиналарын куярга тиеш түгел,” - дип билгеләп үтте дәүләт инспекторы Людмила Наякшина.

Инспекторлар закон бозган бер автомобильчегә – физик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.13 статьясындагы 1 өлеше (“Су объектының суҗыйгычларында әлеге объектларны пычратуга яки башка зарарлы күренешләргә китерердәй су саклау режимын бозу”) буенча беркетмә төзегән. Хәзер аңа 1,5 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Икенче бер гражданин инспекторларга үзенең документларын күрсәтүдән баш тарткан, шул сәбәпле экологлар, транспорт чарасы хуҗасын билгеләү һәм соңыннан аңа Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.42 статьясындагы 1 өлеше (“Су объектының яр буе саклау полосасыннан, су объектының су саклау зонасыннан хуҗалык эшчәнлегенә һәм башка эшчәнлеккә карата чикләүләрне бозып файдалану”) буенча беркетмә төзү һәм 3 мең сум күләмендә штраф түләтү өчен, ЮХИДИгә запрос җибәргән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International