Җәйге лагерьда – экология көне. Лениногорскида укучыларга әйләнә-тирә мохитне саклау турында сөйләгәннәр

2019 елның 30 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Дуслык” балалар савыктыру лагеренда танып-белү характерында чара үткәргән. Укучыларга калдыкларны ни өчен аерып җыярга, бу эшне ничек дөрес итеп башкарырга һәм планетабызның экологик хәлен яхшырту өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сөйләгәннәр. Дәрес барышында балаларга дөньяны танып-белүләрен үстерү максатындагы мультфильм һәм видеоролик күрсәтелгән. Алар бүгенге җәмгыятебез өчен мөһим булган темалар буенча фикер алышкан, сораулар биргән, үзләренең уй-фикерләре белән уртаклашкан.

 “Мондый чаралар табигатькә карата кызыксынуны арттыра. Балаларның табигатебезне саклауның һәм аның һәркайсыбыз өчен иминлегенең кешегә бәйле булуын аңлавы күңелләрдә канәгатьлек хисе тудыра”, – ди ведомство хезмәткәрләре.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International