Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт районында урнашкан Сабанчы ком чыганагына тикшерү үткәргән. Тикшерү барышында җир асты биләмәләреннән лицензия килешүе шартларын санга сукмыйча файдаланылганлыгы билгеләнгән. Оешманың комны техник проектта күздә тотылганнан күбрәк күләмдә чыгарганлыгы, үзенә бирелгән биләмәдән чыгып киткәнлеге, шулай ук файдалы казылма чыгаруның дөрес кенә учеты алып барылмаганлыгы беленгән. Шул сәбәпле юридик зат Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 статьясындагы 2 өлеше (“Җир асты биләмәләреннән җир асты биләмәләреннән файдалануга лицензиядә күздә тотылган шартларны һәм (яки) билгеләнгән тәртиптә расланган техник проект таләпләрен санга сукмыйча файдалану”) буенча административ җаваплылыкка тартылган.
Шулай ук җир асты биләмәләреннән файдаланучының чыганакны сайлап кына эшкәрткәнлеге мәгълүм булган. Юридик зат Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.10 статьясындагы 1 өлеше (“Файдалы казылмалар чыганакларын файдалы казылмалар запасларын нигезсез югалтуга китерердәй сайланулы (проекттан тыш) рәвештә эшкәртү, файдалы казылмаларны саектыру, шулай ук файдалы казылмалардан файдалы казылмаларны чыгарганда яки минераль чималны эшкәрткәндә нормадан тыш югалтуларга китерердәй дәрәҗәдә рациональ файдаланмау”) нигезендә административ җаваплылыкка тартылган. Закон бозучыга 1 миллион 100 мең сум күләмендә штраф яный.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте