Шимбә көнне Казанда ишегалды бәйрәме була

2019 елның 30 июле, сишәмбе

3 август көнне Казаның Фучик исемендәге бульварында ишегалды бәйрәме узачак. Ул “Минем экоҗәй” дигән ишегалды лагерьлары программасының соңгы чарасына әйләнәчәк. Проект кысаларында балалар күңел ачу рәвешендә табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәткә өйрәтелә. 13:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькәчә үткәреләчәк чарага 7яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар чакырыла.

Кунакларны экологик квест көтә. Алар уен барышында шәһәрне коткаручыларга әйләнәчәк – шәһәр халкын төрле экологик проблемалардан коткарачак. Шулай ук балалар өчен уеннар (максаты – аларны берсе-берсе белән таныштыру һәм туплау) үткәреләчәк, фотозона эшләп торачак. Моннан тыш күңел ачу программасы да планлаштырылган.

Чараны оештыручылар – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, “Чиста булачак” яшьләр экологик хәрәкәте. “Чиста булачак” инде менә икенче ел рәттән Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары ишегалларында, парклары һәм скверларында ишегалды лагерьлары сериясен уздыра. 2019 елда проект Казанда, Лениногорск, Түбән Кама, Яшел Үзән, Арча, Мамадыш, Чистай һәм Балтачта уздырыла. Бүгенгә программада 300дән артыграк бала катнашкан.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International