Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Әлмәт шәһәрендәге күп фатирлы йортларның берсе территориясендә рөхсәт ителмәгән урында төзелеш калдыклары чүплегенә тап булган. Чүплек торак йортның түбәсен төзекләндергәннән соң калкып чыккан. Тикшерү барышында төзелеш калдыкларын җиргә әлеге йортны капиталь төзекләндерү эшләре алып барган подряд оешмасының ташлап калдырганлыгы ачыкланган. Предприятиенең ремонт һәм төзелеш эшләрен үткәрү барышында калдыкларны вакытлыча җыю өчен урын булдырмаганлыгы мәгълүм булган. Әлеге факт буенча юридик затка Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, алардан файдаланганда, аларны зарарсызландырганда, йөрткәндә, урнаштырганда һәм җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән башкача эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) нигезендә беркетмә төзелгән. Предприятие 100 мең сум күләмендә штраф түлиячәк. Бүгенгә чүплек юк ителгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте