Куйбышев сусаклагычында яшькелт-зәңгәр төстәге суүсемнәр суның “чәчәк атуы”на китергән

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

Узган атнада социаль челтәрләрдә республикабызның су объектларында яшькелт-зәңгәр тапларның барлыкка килүе турында мәгълүматларның пәйда булганлыгын искә төшерик. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк махсус инспекциясе белгечләре, “Фламинго” теплоходында урнашкан “Волга-М” табигатьне саклау комплексы ярдәмендә, әлеге фактлар буенча Яшел Үзән шәһәреннән Тәтеш шәһәренә кадәр Куйбышев сусаклагычы акваториясен 14 контрольлек урында тикшергән. Гидрохимик анализ, гидробиологик анализ (зоопланктон күрсәткечләре буенча), цианобактериаль токсиннар (микроцистин) булу-булмавын ачыклау өчен су пробалары алынган.

Республикабызда яшәүчеләрне борчуга салган күренешнең – суның “чәчәк атуы”, табигый суда яшькелт-зәңгәр төстәге суүсемнәрнең бик тиз үрчүе сәбәпле килеп чыкканлыгы билгеләнгән. Әлеге организмнар, “үлгәндә”, су мохитенә токсиннар – суүсемнәрнең эволюциясе процессында саклагыч механизм рәвешендә хасил булган катлаулы органик кушылмалар бүлеп чыгара. Ул башка төрдәге суүсемнәрнең үсешен тоткарлап, агулы төрләренә юлны киңрәк ача. Бик зур күләмдә тупланганда, балыкларның агулануына да китерергә мөмкин. Алынган су пробалары нәтиҗәләре “Росприроднадзор” ТР буенча идарәсенә җибәреләчәк.

 Сүз уңаеннан, суның яшькелт-зәңгәр төстәге суүсемнәрдән “чәчәк ату”ының сезонлы характерда булуын билгеләп үтәргә кирәк. “Чәчәк ату” июльдә башланып, август һәм сентябрь айларында иң югары ноктасына җитә.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International