Әлмәттә балаларга табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында сөйләгәннәр

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

Уңышка юл нәни генә адымнардан башлана! Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт районының “Березка” балалар савыктыру лагеренда экология дәресе үткәргән. Экологлар балаларга табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге, көнкүрештә пластик куллануны киметү ысуллары, чүп җыю һәм эшкәртү турында сөйләгән. Экологик чара экспресс-викторина белән тәмамланган: мәктәп укучылары анда “табигатьне бик яхшы белүче” исемен алу өчен көч сынашкан. Балалар табигать ресурсларын сакчыл тотарга өйрәнгән һәм файдалы экологик гадәтләрне искә төшергән. Дәрестә алар әйләнә-тирә мохитебезне саклауга кагылышлы үзләренең тәкъдимнәре һәм идеяләре белән дә уртаклашкан. Укучылар экологияне саклауга юнәлдерелгән гади генә гамәлнең дә, әйләнә-тирә мохитне яхшыртуга ярдәм итмәсә, һичьюгында аңа зыян ясамый калу мөмкинлегенә китерәчәге турында фикерләре белән уртаклашкан.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International