Яр буе территорияләре чистарып калган! Чаллыда өмә булып узган

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

Сүз белән түгел, ә эш белән! Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Чиста ярлар” дигән табигатьне саклау акциясен үткәргән. Үз ихтыяры белән бу эшкә алынган егет-кызлар Чаллы шәһәренең “Сандали” пляжы территориясен тәртипкә салган. Өмәне бик әйбәт оештыру ташлап калдырылган шешәләрне, целлофан капчыклар, җил сындырган агач ботакларын һәм башка чүп-чарны бик тиз генә арада җыеп алу мөмкинлеге биргән. “Өмәгә чыгу – шәһәребезне һәм аның территорияләрен яратуыбызны. шулай ук аларның кадерен белүебезне файдалы гамәл белән дәлилләү дигән сүз!” – дип фикерләре белән ураклашты акциядә катнашучылар. Җыелган барлык калдыклар законлы төстә эшләүче полигонга чыгарылды.

 Быел “Уникаль объектларны саклау” илкүләм проекты кысаларында волонтерларны җәлеп итү нигезендә республиканың 90 су объектын чистартуның күздә тотылуын билгеләп үтәргә кирәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International