23 апрельдә, санитария-экология икеайлыгы һәм «Эковесна 2022» республика акциясе кысаларында, Копылов урамындагы «Крылья Советов» паркында үзәк республика өмәсе үткәрелә.
Чүпрәле районында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның экологик культурасын уен эшчәнлеге аша формалаштыру» темасы астында муниципаль семинар-практикум булып үтте.
Аның төп максаты – балаларда табигатьне саклау мәсьәләләренә карата кызыксыну уяту.
Экология акцияләре Татарстанның берничә районында узды. Аларга 150 дән артык кеше кушылган.
Анда Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Вахитов һәм Идел буе районнары буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең имин тормышы өлкәсе күзәтчелеге буенча федераль хезмәт хезмәткәрләре катнашты.
Санитария-экология икеайлыгы башланганнан бирле 742 хокук бозу очрагы ачыкланган. Табигатьне саклау һәм башка ведомстволарның күзәтчелек органы хезмәткәрләре 367 беркетмә төзегән, 107 мең сумга җиткән административ штрафлар салган.
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау буенча федераль хезмәт мәгълүматлары буенча, март аендадагы суммар агым норманың 107% тигез.
Бүген Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә бакчачылык ширкәтләре һәм территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләре белән очрашу булып узды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе белгечләре, санитария-экология икеайлыгы кысаларында, махсус Экологик белем көненә багышлап, лицей-интернатның беренче сыйныф укучылары һәм Буа шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен дәрес үткәрде.
Бу бәйрәмнең тарихы 1992 елга барып тоташа. Әйләнә-тирә мохиткә бәйле мәсьәләләр күтәрелгән БМО конференциясендә экологик белемнең кешелек үсеше өчен гаять зур әһәмияткә ия булуы ассызыклана.