Чиста булсын өчен! Бүген Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә икеайлык кысаларында территорияләрне җыештыру турында сөйләштеләр

2022 елның 15 апреле, җомга

Бүген Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә бакчачылык ширкәтләре һәм территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләре белән очрашу булып узды. Киңәшмәне хакимият җитәкчесенең беренче урынбасары Александр Батманов Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы белгечләре белән берлектә үткәрде.

Киров һәм Мәскәү районнары территориясен чистарту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын карап тоту, зур күләмле чүпне җыю һәм ташу турында сөйләштеләр.

Контейнерларга тутырыр алдыннан, агачларны вакларга кирәклеге, контейнерлар янында чүп  җыярга ярамавы турында халыкка алдан хәбәр итү кирәк дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International