Бүген Экологик белем көне!

2022 елның 15 апреле, җомга

Бу бәйрәмнең тарихы 1992 елга барып тоташа. Әйләнә-тирә мохиткә бәйле мәсьәләләр күтәрелгән БМО конференциясендә экологик белемнең кешелек үсеше өчен гаять зур әһәмияткә ия булуы ассызыклана.

Россиядә әлеге бәйрәм 1996 елдан башлап билгеләп үтелә. Аның төп максаты – экологик белемне үстерү һәм халыкның экология культурасын формалаштыру. Ә сез экология турында нәрсә беләсез? Бу көннәрдә укучылар үз белемнәрен җиңел генә тикшерә ала.  5-25 апрель көннәрендә 1-6 нчы сыйныф укучылары өчен экология һәм әйләнә-тирә дөнья буенча Бөтенроссия онлайн-олимпиадасы үткәрелә.  «Учи.ру» онлайн белем бирү платформасы һәм «Национальные приоритеты» автономияле коммерциясез оешмасы чараның оештыручылары булып тора. Чарада катнашу өчен укучыга «Учи.ру»  сайтында теркәлергә кирәк. https://uchi.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International