Бу «Чиста уен» булачак! Барыгызны да 23 апрельдә быелгы язның республикакүләм үзәк шимбә өмәсенә чакырабыз!

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

23 апрельдә, санитария-экология икеайлыгы һәм «Эковесна 2022» республика акциясе кысаларында, Копылов урамындагы «Крылья Советов» паркында үзәк республика өмәсе үткәрелә.  
Ул «Чиста уеннар» дип исемләнгән квест форматында узачак. Барлык кешеләр дә уенда катнаша ала. Моның өчен 4-5 кешелек командаларга берләшеп, уен сылтамасы аша теркәлергә кирәк: https://forms.yandex.ru/u/62583e70a7cf51de947f2bef  
Барыгызны да катнашырга чакырабыз! 
Чара кысаларында өстәмә рәвештә «Татарстанда чиста булачак!» дип аталган экология бәйрәме дә үткәреләчәк. Анда икенчел чимал кабул итү пункты да оештырылачак. 
Катнашучылар 2022 елның 23 апрелендә 9:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр Ленин исемендәге мәдәният йортының машина кую урынында җыелачак (Копылов урамы, 2а).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International