Аның төп максаты – балаларда табигатьне саклау мәсьәләләренә карата кызыксыну уяту.
Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савинов районнары буенча мәгариф идарәсе бүлеге, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» дәүләт автоном мәгариф учреждениесе һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе ярдәме белән булдырылган Мәктәптән тыш эшләр үзәге олимпиаданың оештыручылары булып тора.
Олимпиада ике турда үткәрелә: беренчесе – читтән торып үткәрелә торган тур, анда балалар «Экология традицияләре» темасына иҗади проектлар тәкъдим итте; икенчесе - Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә уздырыла торган турыдан-туры тур.
Нәтиҗәләр ясалганнан соң, югары балл җыйган катнашучылар дипломнар белән бүләкләнде.