Экология акцияләре Татарстанның берничә районында узды. Аларга 150 дән артык кеше кушылган.
50 татарстанлы үз ялларын файдалы эшкә багышларга булган һәм сәгать ярым вакыт эчендә Киров районы ягындагы Казансу яры территориясен җыештырган. Өмәдә катнашучылар чүпне пластик, пыяла һәм башка калдыкларга аерып җыйган. Шуларның беренче икесе икенчел эшкәртүгә озатылган. Барлыгы 50 капчыктан артык чүп һәм икенчел чимал җыеп алынган.
Ә Әлмәт активистлары «Җиңү волонтерлары», хәрәкәтендә катнашучылар белән берлектә, «Бигәш авылында туып-үскәннәргә – Бөек Ватан сугышында катншакан Ватан сакчыларына» мемориалында өмә үткәргән.
Чистайның мәктәп ишегалдында һәм «Кирпечле» микрорайонының җәмәгать киңлеге территориясендә дә өмәләр узган.
Питрәч районы студентлары үзләренең экология сезонын тагын да иртәрәк ачып җибәргән: 13 апрельдә активистлар үз көллиятләре территориясен чистарту буенча «экология өмәсе» үткәргән.
Исегезгә төшерәбез, алда безне үзәк өмә көтә. Ул 23 апрельдә «Крылья Советов» паркында узачак.