Идел һәм Камадагы ташу һава торышы шартлары аркасында бер атнага тоткарланды. Хәзер Югары Идел һәм Кама сусаклагычлары тулыландыру режимында

2022 елның 15 апреле, җомга

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау буенча федераль хезмәт мәгълүматлары буенча, март аендадагы суммар агым норманың 107% тигез. Идел һәм Камадагы ташу һава торышы шартлары аркасында бер атнага тоткарланды. Хәзер Югары Идел һәм Кама сусаклагычлары су белән тула.  Чебоксар, Түбән Кама, Саратов сусаклагычлары югары бьеф дәрәҗәсен саклау режимында эшлиләр – суны транзит белән үткәрәләр. Шарлавык буенча исәпләгәндә, апрель аена агым 47-67 км3 булыр дип көтелә, норма буенча ул 65,9 км3 булырга тиеш. Шексна сусаклагычы – 108%, Рыбинск сусаклагычы – 98% һәм Кама Тамагы сусаклагычы – 126% тула, ә калган өлешләргә су нормадан кимрәк дәрәҗәдә кертелә. Икенче кварталда суммар агым 136-166 км3 тирәсе булыр дип көтелә, бу норманың 95% дигән сүз. Апрель аенда су җыю бассейнында бер-бер ярым градуска җылы булыр дип фаразлана. Территориянең 90% ында явым-төшем нормадан артык булыр дип көтелә. Гидрология халәтен исәпкә алып, Федераль су ресурслары агентлыгы 19 апрельдә Түбән Иделдәге суны махсус рәвештә җибәрергә тәкъдим итә. Шарлавыкның ике көчле гидроузелына карата сарыф ителгән көч тәүлек саен арта барачак. 26 апрельдә – Куйбышев сусаклагычында, 28 апрельдә Волгоград сусаклагычында алар максималь дәрәҗәгә җитәчәк.  «Килешенгән режимнар буенча гидроузеллар 30 апрельгә кадәр эшләячәк. Суны махсус рәвештә җибәрүнең үзенчәлекләрен Ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышында ачыкларбыз, ул айның соңгы көннәрендә үтәчәк. Хәзерге вакытта иң беренче бурыч – авыл хуҗалыгы тармагын тәэмин итү. Ә май башында, балыкларга кирәкле дәрәҗәгә җиткерү өчен, су әкеренләп киметелә башлый», - дип билгеләп үтте Федераль су ресурслары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вадим Никаноров. Суны махсус рәвештә җибәрүне июнь уртасына тәмамларга планлаштыралар, ә 2 квартал ахырына Түбән Идел сусаклагычындагы су нормаль күрсәткечләргә җиткерелергә тиеш. Исегезгә төшерәбез, гидроузелларның алдагы ике атна өчен эш режимы турындагы карар Идел-Кама шарлавыгы сусаклагычларының эш режимнарын көйләү буенча Ведомствоара эшче төркем утырышында кабул ителде. Карарлар Балыкчылык буенча федераль агентлык, Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы, РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы карашларын исәпкә алып кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International