Анда Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Вахитов һәм Идел буе районнары буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең имин тормышы өлкәсе күзәтчелеге буенча федераль хезмәт хезмәткәрләре катнашты. Бакчачылык кишәрлекләрен чистарту, каты коммуналь калдыклар өчен булган контейнер мәйданчыкларын карап тоту, эре чүпләр, үсемлек калдыкларын җыю һәм ташу, өмә һәм башка акцияләр үткәргәннән соң чүпне җыю мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.