Экологик белем көнендә экология дәресе бирелде! Идел Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары укучыларны экологик белем нигезләренә төшендерде

2022 елның 15 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе белгечләре, санитария-экология икеайлыгы кысаларында, махсус Экологик белем көненә багышлап, лицей-интернатның беренче сыйныф укучылары һәм Буа шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен дәрес үткәрде. Уен формасында балаларга калдыклар белән эшләү тәртибе һәм көндәлек тормышта чүп чыгаруны киметү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк булуы турында сөйләделәр һәм күрсәттеләр. Дәрес ахырында һәр укучы экология һәм табигать ресурслары министрлыгыннан истәлекле бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International