Санитария-экология икеайлыгы кысаларында бәйгенең башлангыч этабына йомгак ясалды

2022 елның 15 апреле, җомга

Санитария-экология икеайлыгы башланганнан бирле 742 хокук бозу очрагы ачыкланган. Табигатьне саклау һәм башка ведомстволарның күзәтчелек органы хезмәткәрләре 367 беркетмә төзегән, 107 мең сумга җиткән административ штрафлар салган.

Рөхсәтсез рәвештә калдыклар ташланган 304 урын ачыкланган, шуларның яртысы бетерелгән.

Муниципаль берәмлекләр, икеайлыкның башыннан алып исәпләгәндә, 36 мең куб.м. артык каты көнкүреш калдыгы чыгарган, территорияләрне чистартуга 26 меңнән артык кеше һәм 481 махсус техника җәлеп ителгән, хәзерге вакытта юллар һәм тукталыш павильоннарын чистарту эшләре бара. Юлларны, тукталыш павильоннарын чистарту дәвам итә.

Республиканың транспорт комплексы предприятиеләреннән көн саен 330 кеше һәм 116 махсус техника автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосаларны чистарту өчен чыга.  

Ачыкланган хокук бозулар турындагы мәгълүмат барлык элемтә каналлары аша Республиканың экология мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү бүлегенә керә. Хәзерге вакытта 237 мөрәҗәгать теркәлгән.

 

«ЭКОВЕСНА 2022» бәйгесенең «Иң яхшы муниципаль берәмлек» номинациясенә йомгак ясалды:

- шәһәр тибындагы бистә, район үзәге, авыл категориясенә кергән муниципаль районнар арасында:

1 урын - Биектау районы

2 урын - Чирмешән районы

3 урын - Саба районы

-шәһәр статусына ия муниципаль районнар арасында:

1 урын - Нурлат районы

2 урын - Арча районы

3 урын - Зәй һәм Лениногорск районнары

- шәһәр округы статусына ия муниципаль районнар арасында:

1 урын-Чаллы шәһәре

2 урын-Казан шәһәре.

Исегезгә төшерәбез, «ЭКОВЕСНА 2022» бәйгесе ике этапта үткәрелә:

- район этабы: 2022 елның 1 апреленнән 13 маена кадәр үтә;
- республика этабы: 2022 елның 14 маеннан 31 маена кадәр үтә.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International