Сәхнәдә – экология! Иске Чүпрәленең «Әкият» балалар бакчасында гадәти булмаган дефиле булып узды. Нәниләр подиумга икенчел чималдан эшләнгән костюмнар киеп чыкты

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

Чүпрәле районында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның экологик культурасын уен эшчәнлеге аша формалаштыру» темасы астында муниципаль семинар-практикум булып үтте. «Әкият» балалар бакчасы барлык экология акцияләрендә дә иң актив катнашучыларның берсе булып санала һәм ул ике тапкыр Экология мәктәбенең «Яшел флаг»ына ия була. Әлеге балалар бакчасында семинарда катнашучылар өчен чын дефиле оештырдылар. Балалар картон, крафт кәгазьләр, чүп өчен пакетлардан ясалган киемнәрене киеп, ташландык материаллардан ничек итеп файдаланып булуын күрсәтте. Монда «Кызыл миләш һәм Кызыл калфак» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша да узды.  Әкият телендә балалар табигатькә салкын карасак, нәрсә булачагын күрсәтте. Семинар барышында Идел Аръягы территориаль идарәсе экологлары кулланылган батарейкаларны җыю буенча яңа акциянең башлануы турында да игълан итте. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Ел башыннан балалар бакчасыннан 56 килограмм кулланылган ток чыганагын җыярга өлгергәннәр инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International