Ул медицина мәктәбендә укый, әмма язмыш башкача хәл итә һәм 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, ул 20 яшендә яраланган солдатларны коткару өчен Кызыл Армия сафларына баса. Бик яхшы сугышчан сыйфатлары өчен баш командующий И.В.Сталиннан Рәхмәт хаты ала.
Бүген Идел-Кама территориаль идарәсе белгече Илшат Усмановның үги сеңлесе Элина үзенең бабасы истәлегенә сугыш турында шигырь укый. Габдулла Миндубай улы Миндубаев 1941 елның августында фронтка китә.
18 майда Kazanforumда «Тотрыклы үсеш» трегы кысаларында «Ак барс эзләре буйлап: сирәк очрый торган хайван төрләренең юкка чыгуы һәм торгызылуы» темасына фикер алышачаклар.
Бүген Төньяк территориаль идарә белгече Алия Шәймуллинаның кызы Сәфинә үзенең бабасы истәлегенә шигырь укый.
Конкурста актив эчке корпоратив сәясәт, персонал белән эшләү, хезмәт шартларын яхшырту һәм саклау, социаль партнерлыкны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм башка социаль мәсьәләләр буенча казанышлар күрсәтергә әзер оешмалар катнаша ала. Конкурсның төбәк һәм федераль этапларында катнашу бушлай. Быел конкурс 17 номинация буенча үткәреләчәк.
28 апрельдән 05 майга кадәр Казан шәһәренең һаваның пычрануын автомат рәвештә контрольдә тотучы биш станциясенең икесендә пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артып китүе теркәлгән.
Түбән Кама районының Каенлы авыл җирлегендә Кама елгасы ярында «Чиста уеннар» узды. Квест-уенда барлыгы 200дән артык кеше катнашты, алар арасында ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе экологлары да бар.
Буа шәһәренең «АБВГДЕЙКа» һәм «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре кызыклы экологик дәрес үткәрделәр.
Бүген Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Россия тимер юллары, Росприроднадзор, «Түбән Кама» милли паркы һәм муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары вәкилләре белән бергә Куйбышев тимер юлының Менделеевск районының Тихоново станциясеннән Ютазы районының Урыссу станциясенә кадәрге участогында рейд үткәрделәр.
Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары, Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе белгечләре журналистлар белән бергә санитар-экологик икеайлык кысаларында рейдка чыктылар. Бу юлы Казан шәһәренең Әмәт бистәсендә рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыннары тикшерелде.