Экология министрлыгы инспекторлары һәм Росприроднадзор белгечләре экологик рейд үткәрделәр

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгы инспекторлары, Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе белгечләре журналистлар белән бергә санитар-экологик икеайлык кысаларында рейдка чыктылар. Бу юлы Казан шәһәренең Әмәт бистәсендә рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыннары тикшерелде.

Рейдның беренче ноктасы Дачная урамындагы 75 нче йорттагы контейнер мәйданчыгы. Монда  чүплек тулы контейнерлар аркасында барлыкка килгән. Элегрәк гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары  чүпләнгән контейнер мәйданчыгы урнашкан урынга чыкканнар иде. Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе адресына экологлар 60 көн эчендә хокук бозуны бетерү турында кисәтү юллаган. «Бүген без чүплекне җыештыра башлауларын күрәбез, күп өлеше инде бетерелгән», - дип сөйләде журналистларга Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторы Анна Салахова.

Дачная, 53 адресы буенча да шундый ук хәл. Биредә шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе адресына кисәтү җибәрелде. «Күргәнебезчә, эш башкарылган, әмма ахырына кадәр түгел. Янәшәдәге территориядә әле чүп - чар ята, кул белән җыеп  алу таләп ителә», - дип билгеләп үтте инспектор.

Рейдның чираттагы ноктасы Аметьевская урамындагы 30 нчы йорттагы контейнер мәйданчыгы . Биредә экологлар кисәтүе буенча хакимият көче белән чүплек бетерелгән, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

Шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр буенча статистика белән Росприроднадзорның әйдәп баручы белгеч-эксперты Алмаз Исмәгыйлев уртаклашты. Ул ел башыннан Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенә чүп-чарны вакытында чыгармау сәбәпле чүплекләр барлыкка килү  турында 80 гә якын мөрәҗәгать килүен сөйләде. «Кайбер очракларда мондый бозулар раслана. Башкарма комитетлар, идарәче оешмалар һәм төбәк операторы тарафыннан бозулар оператив рәвештә бетерелә. Әмма гаепле кешеләр һәрвакытта да хокук бозуларны бетерү буенча чаралар күрми. Мондый очракларда Росприроднадзор белгечләре хокук бозучыны административ җаваплылыкка тарту турында карар кабул итү өчен эш материалларын прокуратурага җибәрәләр», - дип аңлатты Росприроднадзорның әйдәп баручы белгеч-эксперты Алмаз Исмәгыйлев.

Исегезгә төшерәбез, 1 апрельдән республикада санитар-экологик икеайлык башланды. Татарстан буенча санитар-экологик икеайлыкның беренче аенда күзәтчелек органнары тарафыннан 3 246 хокук бозу очрагы ачыкланган, шуларның 2 891се бетерелгән, 1 074 беркетмә төзелгән, 932 мең сумлык административ штраф салынган. 2 891 рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыны ачыкланган, 2 358е юкка чыгарылган.

Җәмәгать кабул итү бүлмәсенә 2 290 мөрәҗәгать килгән. Муниципаль берәмлекләр тарафыннан икеайлык башыннан 312,9 мең куб.м. каты көнкүреш калдыклары чыгарылган, территорияләрне чистартуга 475 меңнән артык кеше һәм 12 меңнән артык махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән, юлларны, тукталыш павильоннарын чистарту үткәрелә.

Республиканың транспорт комплексы предприятиеләре тарафыннан региональ һәм федераль әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосалардан 4 306 куб.м. каты көнкүреш калдыклары җыелган.

Көн саен 3 меңнән артык кеше һәм 269 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International