Бүген Идел-Кама территориаль идарәсе белгече Илшат Усмановның үги сеңлесе Элина үзенең бабасы истәлегенә сугыш турында шигырь укый. Габдулла Миндубай улы Миндубаев 1941 елның августында фронтка китә. Ул Курск сугышында катнаша һәм өч тапкыр яралана. Авыр яралар алу сәбәпле 1944 елның февралендә өенә кайта. Чистай районының «Кызыл Октябрь» күмәк хуҗалыгында эшли, сугыш турында шигырьләр яза. Габдулла Миндубаев 80 яшендә вафат була.
Без Сезнең исемнәрегезне хәтерлибез!