Бүген Төньяк территориаль идарә белгече Алия Шәймуллинаның кызы Сәфинә үзенең бабасы истәлегенә шигырь укый. Солтангәрәй Галәветдинов сугыш елларында тылда хезмәт итә, ул фронт өчен хәрби кием тегә. Авыр елларда көнне төнгә ялгап эшләгән ветеран, миллионлаган башка тыл хезмәтчәннәре кебек үк, безнең уртак Җиңү көнебезне мөмкин кадәр якынайтты! Бүген аның фотосы Үлемсез полк сафларында!