18 майда Kazanforumда «Тотрыклы үсеш» трегы кысаларында «Ак барс эзләре буйлап: сирәк очрый торган хайван төрләренең юкка чыгуы һәм торгызылуы» темасына фикер алышачаклар.
Сирәк очрый торган хайваннарның юкка чыгуы — зур экологик проблема. Хәзерге вакытта хайваннар дөньясының 10-17% объектлары юкка чыгу куркынычы астында тора. Сирәк очрый торган хайван төрләрен торгызу — «Экология» илкүләм проектының мөһим юнәлешләренең берсе. Ул антропоген йогынты һәм глобаль экологик үзгәрешләр аркасында юкка чыгу алдында торучы уникаль хайваннарны саклап калуда эшли.
Сессиянең модераторы - Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы департаменты директоры Ирина Макарова. Кыргызстан, Монголия, Россия төбәкләре - Татарстан Республикасы, Алтай Республикасы, Красноярск крае, шулай ук Россия Фәннәр академиясе, «Саяно-Шушенский» дәүләт табигать тыюлыгы вәкилләре Россиядә сирәк очрый торган хайван төрләрен саклау концепциясе, сирәк очрый торган хайван төрләрен саклау инструментларын максималь нәтиҗәле куллану өчен төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре, гамәлгә ашырылган кар барсын һәм бөркетләрне торгызу һәм реинтродукцияләү буенча чаралар турында фикер алышачаклар.
Гербында ак барс сурәтләнгән Татарстан инде берничә ел кар барсын саклау һәм үрчетү проблемаларын өйрәнү белән шөгыльләнә. Аерым алганда, Татарстанның Экология министрлыгы тарафыннан Мәчеләрнең сирәк очрый торган төрләрен өйрәнү үзәген булдыру проекты гамәлгә ашырыла. Чараны гамәлгә ашыру «Экология» илкүләм проектының «Биологик төрлелекне саклау һәм экологик туристлыкны үстерү» федераль проектында каралган.
Табигый ландшафтны өйрәнгәннән соң һәм Россиянең ике төбәге башлыклары арасында килешү төзелгәннән соң, кар барсын саклау буенча ике мәйданчык булдырырга карар ителде – берсе Алтайда, икенчесе Татарстанда. Проект нигезендә, Татарстан территориясендәге «Ак Барс» үзәгендә хайваннарның физик һәм генетик сәләтләрен өйрәнүгә басым ясалачак. Казан федераль университеты галимнәре сирәк очрый торган мәче төрләренең биоматериалларын саклау өчен кулланылачак үз криобанкын алып баралар. Алтайда «Ак барс» үзәге булдырылачак, анда табигый шартларда тау җирлегендә бу урыннарда элек яшәгән эре мәчеләрне һәм башка төр хайваннарны, шулай ук Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне үрчетәчәкләр. Әлеге ике үзәк белгечләре уртак эш алып барачак.
«Мөгаен, иң яхшы рәссам да монда Аллаһы Тәгалә булдырганны уйлап чыгара алмый. Бу искиткеч табигать, микроклимат. Ак барс гербта барлыкка килгән безнең символ гына түгел. Ул Алтай тарихы белән дә бәйле һәм безнең бурычыбыз – кар барсын саклап калу», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алтайның табигый ландшафты белән танышканнан соң.
«Тотрыклы үсеш» трегының башка фикер алышу темалары «Климат тотрыклылыгы: Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре диалогы», «Ябык цикл икътисады. Калдыклар-керемгә!», «21 гасыр глобаль чакырулары шартларында компанияләр һәм җәмгыятьләрнең тотрыклы трансформациясе», «Тотрыклы инвестицияләр һәм хәләл: гадел финанслар юлында» темалары булачак.