Конкурста актив эчке корпоратив сәясәт, персонал белән эшләү, хезмәт шартларын яхшырту һәм саклау, социаль партнерлыкны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм башка социаль мәсьәләләр буенча казанышлар күрсәтергә әзер оешмалар катнаша ала. Конкурсның төбәк һәм федераль этапларында катнашу бушлай. Быел конкурс 17 номинация буенча үткәреләчәк.
Гаризалар «Россиянең югары социаль нәтиҗәле оешмасы» бөтенроссия конкурсын үткәрү һәм аның җиңүчеләрен бүләкләү мониторингы» программа-мәгълүмат комплексының электрон кабинетында гына урнаштырыла (https://ot.rosmintrud.ru). Гаризалар 2023 елның 10 маена кадәр конкурс үткәрү буенча методик киңәшләр белән каралган тәртиптә кабул ителә.
Татарстан Республикасында конкурсның төбәк этабын оештыру һәм үткәрү буенча вәкаләтле орган булып Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тора.
Белешмәләр өчен телефон: 8(843) 557-21-23, 557-21-15.
Тулырак мәгълүмат сайтта: https://mtsz.tatarstan.ru/vserosickiy_konkurs_rosiskaya_organizaciya_vsokoy_socialnoy_affectivnosty.htm
Бөтенроссия конкурсы Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2000 елдан бирле ел саен үткәрелә. Аның максатлары оешмалар дәрәҗәсендә социаль мәсьәләләрне хәл итүнең мөһимлегенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, иң яхшы социаль проектларны ачыклау, уңай социаль имидж булдыру.
Конкурсны үткәрү-оешмалар өчен актив эчке корпоратив сәясәт, персонал белән эшләү, хезмәт шартларын яхшырту һәм саклау, социаль партнерлыкны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм башкалар буенча казанышлар күрсәтү мөмкинлеге.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте
ТР Экология министрлыгының Казандагы һаваның пычрануын автомат рәвештә контрольдә тотучы станциясе бу атнада 109 мең үлчәү башкарды
28 апрельдән 05 майга кадәр Казан шәһәренең һаваның пычрануын автомат рәвештә контрольдә тотучы биш станциясенең икесендә пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артып китүе теркәлгән.
Мәсәлән, Павлюхин урамы, 75 адресы буенча урнашкан Аскза-2дә азот оксиды буенча рөхсәт ителгән иң чик концентрациядән 2,42 максималь тапкырлыгы белән арту теркәлгән. Ә Осиново авылында урнашкан Аскза-1дә рөхсәт ителгән иң чик концентрациядән 1,45 тапкырлыгы белән күкертле водород буенча арту теркәлгән.
Министрлыкның башка станцияләрендә атмосфера һавасындагы пычраткыч матдәләр күләменең агымдагы атнада артуы теркәлмәгән.
Авиатөзелеш районында атмосфера һавасының сыйфатын мониторинглауга элеккечә аерым игътибар бирелә. Шулай ук министрлыкның күчмә экология лабораториясенең Салават күпере микрорайонына даими чыгулары дәвам итә. Рейд нәтиҗәләре буенча артыклык теркәлмәгән.