Идел аръягы территориаль идарәсе экологлары Буа шәһәренең ике балалар бакчасында экодәресләр үткәрделәр

2023 елның 5 мае, җомга

Буа шәһәренең «АБВГДЕЙКа» һәм «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре кызыклы экологик дәрес үткәрделәр.

Балалар безнең экологлар өчен махсус театральләштерелгән тамаша әзерләделәр, анда алар вакытлыча урман кешеләренә әверелделәр,  урманда тәртип урнаштырдылар һәм планетаны чүп-чардан, пластиктан һәм кәгазьдән чистарттылар. Экологлар исә, үз чиратында, балаларга урманда үз-үзләрен тотуның төп кагыйдәләре турында сөйләделәр.

Барлык балаларга истәлек итеп буяу китаплары бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International