ТР Экология министрлыгының Казандагы һаваның пычрануын автомат рәвештә контрольдә тотучы станциясе бу атнада 109 мең үлчәү башкарды

2023 елның 5 мае, җомга

28 апрельдән 05 майга кадәр Казан шәһәренең һаваның пычрануын автомат рәвештә контрольдә тотучы биш станциясенең икесендә пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артып китүе теркәлгән.

Мәсәлән, Павлюхин урамы, 75 адресы буенча урнашкан Аскза-2дә азот оксиды буенча рөхсәт ителгән иң чик концентрациядән  2,42 максималь тапкырлыгы белән арту теркәлгән. Ә Осиново авылында урнашкан Аскза-1дә рөхсәт ителгән иң чик концентрациядән  1,45 тапкырлыгы белән күкертле водород буенча арту теркәлгән.

Министрлыкның башка станцияләрендә атмосфера һавасындагы пычраткыч матдәләр күләменең агымдагы атнада артуы теркәлмәгән.

Авиатөзелеш районында атмосфера һавасының сыйфатын мониторинглауга элеккечә аерым игътибар бирелә. Шулай ук министрлыкның күчмә экология лабораториясенең Салават күпере микрорайонына даими чыгулары дәвам итә. Рейд нәтиҗәләре буенча артыклык теркәлмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International