Бүген Россия тимер юллары белән берлектә санитар икеайлык кысаларында чираттагы рейд узды

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Россия тимер юллары, Росприроднадзор, «Түбән Кама» милли паркы һәм муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары вәкилләре белән бергә Куйбышев тимер юлының Менделеевск районының Тихоново станциясеннән Ютазы районының Урыссу станциясенә кадәрге участогында рейд үткәрделәр. Рейд нәтиҗәсендә Тукай районында санкцияләнмәгән ике чүплек ачыкланды. Ачыкланган хокук бозуларны бетерү буенча чаралар күрүне таләп итеп кисәтү биреләчәк.

Ә Казанда Россия тимер юллары белән берлектә үткәрелгән рейдның ничек узуы- безнең видеороликта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International