ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Алексеевск һәм Чистай районнарында яшәүчеләр министрлыкның Идел-Кама территориаль идарәсе экологлары белән бергә өмәләр үткәрделәр. Һәр районда уртак тырышлык белән 30 куб.м. чүп җыярга мөмкин булды.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары табигатьне саклау кагыйдәләрен бозган өчен Буа районы Татар Буасы авыл җирлеге башкарма комитетына кисәтү бирделәр.


3
май, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Нурлат шәһәрендә М.Е. Сергеев исемендәге гимназиядә «Киләчәк шәһәре: квант технологияләре тормышыбызны ничек үзгәртә» темасына «Цифра дәресе» узды. Дәресне ТР Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский үткәрде.

Кызыл ачкыч (Красный ключ) бистәсе районындагы урман массивында 50  ак чыршы утырттылар. Алар кайчандыр шушы урманда үскән һәм һәлак булган  ак чыршыларны тулыландырганнар.

Казан шәһәренең «Atlantis Deluxe» ТК янындагы Казансу елгасына пычрак  су агызу турында кергән мәгълүмат буенча Үзәк территориаль идарә инспекторлары һәм ТР Экология министрлыгы лабораториясе белгечләре урынга чыкты.

Чаллы шәһәренең 22 нче мәктәбендә «Юннат - 2023» кече сыйныф укучыларының республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Жюри әгъзалары сыйфатында ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе экологлары чакырылды.

Рус географик җәмгыяте масштаблы « Рус географик җәмгыяте  чишмәләре» табигатьне саклау проектын эшләтеп җибәрде, аның кысаларында  җәмгыять белгечләре Россиянең төрле төбәкләрендәге 100 чишмәдән суны тикшерәчәк, ә аларның 10сы төзекләндереләчәк.

ТР Экология һәм табигать  ресурслары  министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе вәкилләре белән берлектә Лаеш районында автомобиль юлларының юл яны полосаларының чисталыгын тикшерделәр. Тикшерү барышында рөхсәтсез калдыклар  ташлауның өч урыны ачыкланган. Хәерби  авылында бер һәм Никольский авылында ике чүплек.

Арчаның В.Ф. Ежков исемендәге 1 нче мәктәбендә 6-8 нче сыйныф укучылары өчен «Хәзерге дөньяда табигый-фәнни белем» фәнни-гамәли конференциясе узды. Жюри әгъзалары сыйфатында ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе экологлары чакырылды.


2
май, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Ык буе территориаль идарәсе башлыгы Хәлил Мөстәкыймовның оныгы Яминә үзенең бабасы истәлегенә шигырь укый. Миңнегул Мөстәкыйм улы Мөстәкыймов 1942 елда фронтка китә, Кызыл Армия сафларында сугыша. Кызганычка каршы, Татарстанның 300 мең башка солдаты кебек үк, Миңнегул Мөстәкыйм улы да туганнарын һәм якыннарын  башка күрә алмый. Ул  Җиңү  хакына  гомерен бирә. Бөек Ватан сугышы  каһарманнарына Мәңгелек дан!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International