200дән артык битараф булмаган Түбән Кама халкы «Чиста уеннар»да бер тонна чүп-чар җыйган

2023 елның 5 мае, җомга

Түбән Кама районының Каенлы авыл җирлегендә Кама елгасы ярында «Чиста уеннар» узды. Квест-уенда барлыгы 200дән артык кеше катнашты, алар арасында ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе экологлары да бар. Барлык кирәкле әйберләр белән коралланып, мәктәп укучылары, студентлар, волонтерлар, активистлар һәм шәһәрнең битараф булмаган кешеләре чүп эзләргә керештеләр. Җыелган һәр капчык өчен командаларга баллар исәпләнде. Уртак көч белән 1 тонна чүп җыеп алынды.

Ярышларда җиңүчеләр:

1 урын –  «Твори добро» экологик хәрәкәте

2 урын – ТР Түбән Кама муниципаль районының «Инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 33нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

3 урын – ТР Түбән Кама муниципаль районының «37 нче күп профильле лицей» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International