ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2012 ел
дүшәмбе

2012 елның 11 маеннан 29 маена кадәр, Әлмәт шәһәренең гомуми урта мәктәпләрендә укучыларга экологик тәрбия һәм белем бирү максаты белән, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан, “Әлмәт-Водоканал” ААҖ белгечләре белән берлектә, “Суның Әлмәткә сәяхәте” дигән мәгълүмат шөгыльләре үткәрелде.


30
май, 2012 ел
чәршәмбе

Бүген, Татарстанның шәһәр һәм район территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан, массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә, Казан шәһәренең Совет районына рейд үткәрелде.

29 май көнне Казан ш. Чирәм Хокее үзәгенең йөгереш юлында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре арасында 100 метрга узышуның сайлап алу этабы булып узды.


29
май, 2012 ел
сишәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре “Татнефть” ААҖ объектларында булдылар, анда предприятиенең әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны киметү буенча эшчәнлеге белән таныштылар.


28
май, 2012 ел
дүшәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының махсуслаштырылган Үзәк аналитик контроль инспекциясе тарафыннан Казансу борылмасы территориясен тикшерү үткәрелде.

“Яшел патруль” хәрәкәте активистлары башлангычы белән, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Яруллин һәм Вахитов урамнары чатында урнашкан күлне чистарттырды. Бу чарада шул төбәктә яшәүчеләр дә катнашты, барысы бергә 70 кеше булдылар.


25
май, 2012 ел
җомга

Татарстанның Лаеш муниципаль берәмлегенең Комлы Кавал авылы китапханәсендә 6–11 класс укучыларының “Мин табигатьтә – табигать миндә” дип аталган районкүләм иҗади эшләр конкурсына йомгак ясалды.


23
май, 2012 ел
чәршәмбе

Бүген, Татарстанның шәһәр һәм район территорияләрен чистарту буенча 1 апрельдә башланган санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм матбугат чаралары катнашында Казан шәһәренең Мәскәү районына рейд үткәрелде.


18
май, 2012 ел
җомга

Татарстанның шәһәр һәм район җирләрен чистарту буенча 1 апрельдә башланган санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары, матбугат чаралары белән берлектә, Чистай шәһәренә рейд үткәрделәр. Анда шулай ук Чистай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Миңголов катнашты.


15
май, 2012 ел
сишәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының 178 гомуми белем бирү мәктәбендә Халыкара экологик белем бирү көненә багышланган “Бердәм экология дәресе” бөтенреспублика акциясе үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International