“Мин табигатьтә – табигать миндә” конкурсы нәтиҗәләре

2012 елның 25 мае, җомга

Татарстанның Лаеш муниципаль берәмлегенең Комлы Кавал авылы китапханәсендә 6–11 класс укучыларының “Мин табигатьтә – табигать миндә” дип аталган районкүләм иҗади эшләр конкурсына йомгак ясалды.
Конкурс шундый номинацияләр буенча үткәрелде:
1. “Рәсем”.
2. “Фотография”.
3. “Туган як табигате” дигән темага кыска хикәя.
4. “Мультимедиа”
5. “Ике үлчәмле анимация”.
Комиссия хөкеменә барлыгы 135 эш тәкъдим ителде.
Жюри әгъзалары бигрәк тә Габишев урта мәктәбе кызларының үз авыллары янында урнашкан күлнең торышы турындагы эшен ошаттылар. Ял итүчеләрнең бик күп булуы аркасында, күл саклауга мохтаҗ булып калган икән. Аны коткару өчен укучылар төрле чаралар күргәннәр: яр буйларын көнкүреш чүп-чарыннан чистартканнар, ял итүчеләр белән су янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында профилактик әңгәмә үткәргәннәр.
Конкурста җиңүчеләргә һәм призерларга мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, экологик әдәбият тапшырылды.
Үзәк территориаль идарә материаллары буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International