Санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының махсуслаштырылган Үзәк аналитик контроль инспекциясе тарафыннан Казансу борылмасы территориясен тикшерү үткәрелде.
Бу чарада шулай ук “Экологик культура һәм сәясәт үзәге” җәмәгать оешмасы активистлары, Казан ш. Киров районы администрациясе, Казан дәүләт-казна дары заводы һәм Казан серкә заводы ЯАҖ вәкилләре катнашты.
Тикшерү барышында су пробалары алынды, чүплекләр һәм предприятиеләрнең кагыйдә бозулары теркәлде.