Чистайга матбугат рейды

2012 елның 18 мае, җомга

Татарстанның шәһәр һәм район җирләрен чистарту буенча 1 апрельдә башланган санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары, матбугат чаралары белән берлектә, Чистай шәһәренә рейд үткәрделәр. Анда шулай ук Чистай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Миңголов катнашты.
Җирле халыктан электрон хөкүмәт сайтына Кошевой һәм Толстой урамнарында зур күләмдә төзелеш калдыклары өелеп ятканлыгы турында шикаять килгән иде. Тикшерү барышында ачыкланганча, Чистайда иске торак йортларны бетерү бара, һәм 145 баракны сүтү күздә тотыла. Рейдта катнашучылар килгәндә, бу урамнарда эшләр төгәлләнгән иде инде. 127 Камаз машинасы кадәр төзелеш калдыклары чыгарылган иде.
Проблема булып гараж кооперативлары территорияләренең тиешенчә тотылмавы калган. Мәсәлән, анда төзелеш һәм көнкүреш калдыклары чокырларга түгелә. Рейд вакытында гараж кооперативларына караган шундый бер чокырда рөхсәт ителмәгән чүплекне бетерү буенча эш алып барыла иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International