Совет районына матбугат рейды

2012 елның 30 мае, чәршәмбе

Бүген, Татарстанның шәһәр һәм район территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан, массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә, Казан шәһәренең Совет районына рейд үткәрелде.
Матбугат рейдында шулай ук Казан ш. Совет районы администрациясенең төзекләндерү һәм торак комплекслары белән эшләү бүлеге башлыгы урынбасары Олег Белов һәм Казан ш. Совет районы Административ-техник инспекция идарәсенең муниципаль контроль бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Вил Латыйпов катнашты.
Рейд барышында “Торфлы” торак комплексы һәм “Царицыно” бакчачылык ширкәте тикшерелде.
Санитар-экологик икеайлык дәвамында Казан ш. Совет районында 22 рөхсәтсез чүп-чар ташлау урыны табылган. Совет районының төзекләндерү һәм торак комплекслары белән эшләү бүлеге башлыгы урынбасары Олег Беловның әйтүенчә, бүгенгә кадәр шуларның 19ы бетерелгән.
“Торфлы” торак комплексында бүген Казансу елгасы буендагы рөхсәтсез төзелеш калдыклары чүплеге бетерелде. Ул урында яңадан чүплек барлыкка килмәсен өчен, анда керү юллары киртәләнәчәк.
Бакчачылык ширкәтләрендә чокырлар проблемалы урын булып тора. Совет районы административ-техник инспекциясе идарәсенең муниципаль контроль бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Вил Латыйповның сөйләвенә караганда, җирле халык төзелеш калдыкларын һәм агач-могачны гелән шул чокырларга ташлый. Мәсәлән, “Рассвет” һәм “Водоканал” ширкәтләре арасында урнашкан чокыр төзелеш калдыкларын рөхсәтсез ташлау урынына әйләнгән. Якын араларда ул чокыр шул ике бакчачылык ширкәтенең үз көчләре белән чистартылачак һәм күмеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International