Яруллин һәм Вахитов урамнары чатындагы күлне чистарту

2012 елның 28 мае, дүшәмбе

“Яшел патруль” хәрәкәте активистлары башлангычы белән, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Яруллин һәм Вахитов урамнары чатында урнашкан күлне чистарттырды. Бу чарада шул төбәктә яшәүчеләр дә катнашты, барысы бергә 70 кеше булдылар.
Күлне чистартучылар төркемнәргә бүленеп, бер өлеше күлнең яр буен җыештырырга юнәлде. Калганнары су өстен чистарттылар, моның өчен йөзү чаралары кулланылды.
Казан ш. Башкарма комитетыннан чүп бункерлары һәм техника бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International