29 май көнне Казан ш. Чирәм Хокее үзәгенең йөгереш юлында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре арасында 100 метрга узышуның сайлап алу этабы булып узды.
Сайлап алу этабы Татарстан Республикасының башкарма хакимият һәм дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләренең II Спартакиадасы кысаларында уздырылды. Спартакиаданы Татарстанның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы оештыра.