Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре “Татнефть” ААҖ объектларында булдылар, анда предприятиенең әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны киметү буенча эшчәнлеге белән таныштылар.
Беренче чиратта алар тарафыннан Зәй елгасының кушылдыгы Морат елгасында, ДНС-650 төбәгендә булган нефть тоткыч корылмалар һәм тоз үлчәгеч, Нолинка авылы төбәгендә Зәй елгасында булган стационар бонлы тоткарлавыч ЦДНГ-6 карап үтелде. (Нефть тоткыч корылмалар аварияле хәл нәтиҗәләрен контрольдә тотарга һәм оператив рәвештә бетерергә мөмкинлек бирәләр.) Министрлык белгечләре шулай ук ЦКППН-1 химик анализ лабораториясендә булдылар, анда аларга төрле тармаклардан мәгълүмат җыя торган АРМ Эколог системасы күрсәтелде.
Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә материаллары буенча.