Татарстанда узган Бердәм экология дәресләре нәтиҗәләре

2012 елның 15 мае, сишәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының 178 гомуми белем бирү мәктәбендә Халыкара экологик белем бирү көненә багышланган “Бердәм экология дәресе” бөтенреспублика акциясе үткәрделәр.
Бердәм экология дәресендә 2–11нче классларның 7 меңнән артык укучысы, шулай ук республика мәктәпләрендә махсус, өстәмә һәм сайланма экологик курслар үткәрүче 300 педагог катнашты. Мәктәп балаларына экологик белем һәм тәрбия бирүгә аеруча зур өлеш керткән иң яхшы укытучылар Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Мәктәп китапханәләренә Министрлык тарафыннан нәшер ителгән, экология тематикасына караган 400 данәдән артык китап – “Татарстан Республикасының Кызыл Китабы”, “Татарстан чишмәләре”, “Маленький мир вокруг нас” һәм башкалар, шулай ук Татарстанда табигатьне саклау турындагы видеофильмнар тапшырылды.
Акция кысаларында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллы шәһәренең, Тукай, Алабуга, Мамадыш, Менделеев, Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә районнарының урта белем бирү йортларында Бердәм экология дәресләре үткәрделәр. Аларда барлыгы 650 кеше катнашты.
Чаллының 4нче экологик-биологик үзәгендә үсмер балалар өчен экологик дәресне Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе башлыгы Айрат Насыйбуллин үткәрде.
Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре Бердәм экология дәресләрен Түбән Кама, Зәй, Сарман районнарында үткәрделәр. Акциядә катнашкан мәктәпләргә экология тематикасына караган “Татарстан Республикасының Кызыл Китабы”, “Табигать сагында”, “Татарстан чишмәләре” китаплары һәм буклетлар тапшырылды. Биология һәм химия укытучылары Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Төньяк территориаль идарә белгечләре Бердәм экология дәресләренә 502 кешене җәлеп иттеләр.
Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре, Бердәм экология дәресе нәтиҗәләре буенча, балаларга экологик тәрбия биргәне өчен, Хуҗа Хәсән мәктәбенең география укытучысы Ольга Костюковага Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар. Мәктәп китапханәсенә исә “Татарстан Республикасының Кызыл Китабы” һәм туган як табигате турындагы башка китаплар бүләк ителде.
Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре Бердәм экология дәресләренә 238 мәктәп баласын җәлеп иттеләр.
Ык буе территориаль идарәсендә Бердәм экология дәресләре Мөслим, Азнакай, Баулы һәм Ютазы районнарында үткәрелде.
Әлмәт шәһәренең 9нчы гомуми белем бирү мәктәбендә дәресне Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Рәмил Низамов үткәрде, ул балаларга “Татарстанның Кызыл Китабы”, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының төп эшчәнлеге һәм максатлары турында сөйләде. Башлангыч мәктәп һәм 7нче класс укучылары “Россия каеннары” дигән темага сәхнәчекләр күрсәттеләр, аларда каенның шифалы сыйфатлары, аның үсешен тоткарлый торган факторлар, каеннарны саклау турында сөйләделәр. Биология укытучысы Елена Соболевага, балаларга экологик культура һәм карашлар иңдергәне өчен, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгыннан грамота һәм “Татарстан чишмәләре” китабы тапшырылды.
Әлмәт шәһәренең 3нче гомуми белем бирү мәктәбендә “Табигый материаллардан эшләнмәләр” дигән күргәзмә, “Бүлмә үсемлекләре”, “Сиртмә койрык – бозваткыч”, “Чишмәләрнең көмеш җыры”, “Чүп-чар – шәһәрләрнең зур проблемасы”, “Без ашаган азык – файдамы, зыянмы?” дигән проектлар оештырылды, “Кояшкай” вокал-хореография төркеме чыгыш ясады. Чараларда башлангыч һәм 7-9 класс укучылары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International