2012 елның 11 маеннан 29 маена кадәр, Әлмәт шәһәренең гомуми урта мәктәпләрендә укучыларга экологик тәрбия һәм белем бирү максаты белән, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан, “Әлмәт-Водоканал” ААҖ белгечләре белән берлектә, “Суның Әлмәткә сәяхәте” дигән мәгълүмат шөгыльләре үткәрелде.
Мәктәп балалары шөгыльләрдә эчә торган суның ничек алынуы, чистартылуы, зарарсызландырылуы, шәһәрнең торак йортларына һәм оешмаларына бирелүе, шәһәр канализациясенә агызыла торган хуҗалык-көнкүреш түгентеләренең ничек җыелуы һәм чистартылуы турында җентекле белешмәләр алдылар. Шөгыльләр әңгәмә рәвешендә үткәрелде, балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм Көньяк-Көнчыгыш идарәнең табигатьне саклау инспекторларыннан һәм “Әлмәт-Водоканал”ААҖ белгечләреннән тулы җаваплар алдылар. Шөгыль соңында балаларга су һәм “Водоканал”ның эшчәнлеге турындагы махсус бастырылган матур брошюралар таратылды.
28-29 май көннәрендә 1нче урта мәктәпнең 5нче Б классында һәм Р.Фәхретдин исемендәге 1нче гимназиянең 7нче А классында укучы балалар өчен “Әлмәт-Водоканал” ААҖнең 4нче су күтәргечендәге су әзерләү станциясенә экскурсияләр дә оештырылды. Экскурсия вакытында укучылар шәһәргә су бирү системасының нинди булуын, Әлмәт шәһәрен эчә торган су белән өзлексез тәэмин итү өчен “Водоканал” белгечләренең һәм хезмәткәрләренең нинди җаваплы һәм катлаулы эш башкаруларын күрделәр; су чиста, куллануга яраклы булсын өчен файдаланыла торган яңа технологияләр турында белделәр.
Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә һәм “Әлмәт-Водоканал” ААҖ белгечләре яшь буынны әйләнә-тирәлеккә һәм бигрәк тә суга сак карашта булырга өндәделәр.
Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә материаллары буенча