Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы булып узды, аңа министрлыкның Иҗтимагый советы башлыгы Анатолий Щеповских рәислек итте.
Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә “Социаль әһәмиятле мәсьәләләрне чишүдә хәлиткеч бер фактор буларак экологик культура” VI Бөтенроссия семинар-конференциясе булып узды, анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре дә катнашты. Семинар-конференцияне Балаларның “Яшел планета” бөтенроссия иҗтимагый экологик хәрәкәте оештырган иде.