Күчмә эш төркеме утырышы

2012 елның 21 ноябре, чәршәмбе
Бүген Түбән Кама шәһәрендә, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының инвестиция-инновация эшчәнлеге буенча урынбасары Равил Кузюров рәислегендә, күчмә эш төркеме утырышы булып узды.
Утырышта Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшов, Татарстан буенча Түбән Идел бассейны идарәсенең су ресурслары бүлеге башлыгы Артем Филлипов, “Средневолгаводхоз” су хуҗалыгы идарәсе директоры Фоат Мөхәммәтшин, “Гидроспецстрой” ЯАҖ идарәсенең техник директоры Юрий Гостев, һәм дә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының, Татарстанның Түбән Кама районы башкарма комитетының, Түбән Кама районы буенча Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенең вәкилләре катнашты.
Күчмә төркем Куйбышев сусаклагычының Түбән Кама шәһәре янындагы 2650 метрлы 1611,1–1608,1 км суднолар йөртү участогына барып, шундагы уң як ярның торышын карап тикшерде. Очрашу йомгаклары буенча акт һәм шул участокның яр буен ныгыту һәм ул эшләрне финанслау планына кертү буенча проект-смета документларын әзерләүне күздә тотучы карар вариантлары әзерләнәчәк.
Кама Аръягы территориаль идарәсе материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International